Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбем - миңа терәк

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен булган Түбән Табын интернат-мәктәбендә укучы Фатих исемле малай мин. Өченче сыйныфта укыйм. Узем бераз шук инде, укытучы апам “тырыш егет”, дип мактый...

Интернат-мәктәптә уку, яшәү үзе кызык инде. Дүшәмбе киләбез дә, җомга көнне мәктәп автобусында өйләргә таралабыз. Мәктәбем якты, җылы, уңайлы. Уку өчен дә, дәрестән соң шөгыльләнер өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар.

Сәламәтлегебез чикләнгән булса да, башка мәктәптә укучы яшьтәшләребездән без бер дә ким түгел. Төрле конкурс-бәйгеләрдә, акция, флешмобларда даими катнашып торабыз. Үзем шигырьләр укырга яратам. Аеруча ошаганнарын ятлыйм, сәнгатьле итеп сөйлим. Узган уку елында “Туган телем – серле тел”, “Татарстан талантлары”, “Җәлил укулары”, “Без бергә” исемле милли балалар фестивалендә һәм башка сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә катнашып дәрәҗәле урыннар алдым. Район китапханәсендә якташ әдибебез Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган кичәдә дә диплом белән бүләкләделәр.         

Район, республикакүләм рәсем конкурсларында алган призлы урыннарым да күп. Мин бу уңышларыма бик шатланам. Бәйгеләргә әзерләгән укытучым Шәрипова Илсөя Нәсих кызы миннән дә ныграк сөенә! Әбием, әти-әнием минем белән горурланалар! Энем Филүскә үрнәк итеп куялар. Бу уку елында тагын да ныграк тырышырга, сынатмаска уйлап торам. Мәктәбемне, укытучыларымны, дусларымны яратам. Укырга бару – минем өчен бәйрәм кебек!

Нафиков Фатих, 3 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев