Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әмирдән хат

Мамадыш районыннан Әмир исемле егет безгә хат юллаган.

Мин - Фәрхуллин Әмир Раиф улы,  2007 елның 11нче гыйнварында Мамадыш районының Кече Кирмән авылында тудым, һәм шунда яшим. 

Үзем турында нәрсә әйтергә: мин гадәти малайлардан бер караганда бернәрсә белән дә аерылмыйм, ләкин, алай булса да, мин яхшы укырга һәм начар билге алмаска тырышам. Элегрәк, өй эшләре күп булганда, "уку - ул йөк ташу" дигән фикердә идем, ә өй эше булмаса, мин күкнең җиденче катына менеп, бу фразаны гел кырыйга алып куя идем. 

Хәзер мин өй эшләрен үземчә кыскартып эшли башладым, шуңа ял итәргә вакыт күп кала башлады.

Поэзияны әйткәндә, мин үземнең теләгем буенча икенче класстан алып әсәрләрне үземчә яза башладым. Күбесен үзем уйлап чыгардым, яисә көнкүрештән алып яздым, берсен татарча, берсен русча язам. Мин тагын рәсем ясарга, компьютер буенча презентация, видео эшләргә, тарихны укырга яратам һәм инглиз теле белән шөгыльләнәм. Алай да, мин кайвакыт ялкауланам да, ләкин барыбер эшләргә тырышам.     


Редакциядән: Әмир белән танышуыбызга бик шатбыз. Аның үзе язган әсәрләрен көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец егет ,тырышкан табар ,ташка кадак кагар чагын ,торыш