Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем яраткан укытучым

Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә.

Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булу өчен бик күп укырга, белемле булырга кирәк.

Халык бу турында бик белеп: “Дөньяда иң зур байлык - белем”, - дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Минем үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем килә.

Ул безнең сыйныфта туган тел дәресләрен алып баручы – Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте.

Сәлимә апабыз дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә.

Ул безнең тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да. Кызганычка каршы, без, кайчакларда үзебезнең билгеләребез белән аның күңелен дә төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде “4”ле, “5”леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күңелле. Мин дә яраткан укытучымны үземнең яхшы укуым белән сөендерергә тырышам.

Безнең белән дәрестә генә түгел, дәрестән соң да бергә булырга тырыша. Бергәләп татар театрларына һәм шәһәребездә булган музейларга барабыз, Мәдәният сараенда урнашкан балалар китапханәсендә чыгышлар ясыйбыз, фикер алышабыз.

Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим!


Алабуга шәһәре 8нче урта мәктәбенең 4нче Г сыйныфы укучысы Хәмидуллин Райнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев