Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем шәһәрем көне

Чаллы шәһәре көне уңаеннан, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре ярдәмендә, нәни шәһәрдәшләребез, Автозавод районы буенча сәяхәт итеп, Яр Чаллының гаҗәеп якларын ача алды!

Никадәр тарихи вакыйгалар һәм бөек шәхесләрнең исеме бәйләнгән безнең шәһәр белән!

Экскурсия барышында балалар шәһәр урамнары тарихы һәм аның күренекле урыннары белән танышты, туган шәһәрләре турында тагын да ныграк белде. Алар берсеннән-берсе күңелле, шул ук вакытта зирәклек-тапкырлык сорый торган танып белү конкурсларында да катнашты.

Экскурсия вакытында балалар шәһәребезнең кайчандыр Түбән Кама буенда иң беренче ипи белән сәүдә итү үзәге булуы, Чулман елгасы буендагы иң эре пристаньның монда урнашуы һәм анда ерак илләрдән килүләре хакында белде. Андый «беренче» фактлар Чаллы тарихында җитәрлек – менә шундый кызыклы һәм үзенчәлекле тарихка ия шәһәр инде ул Чаллы!

Шәһәрнең 13нче китапханә мөдире Ибраһимова В.С. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев