Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Минем яраткан койрыклы дустым

2нче гимназиядә «Мой любимый хвостатый друг» (»Минем яраткан койрыклы дустым») дигән акция узды.

4 октябрь көнне Хайваннарны саклау көне булды. Россиядә бу көн 2000 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелекне хайваннарны саклауга игътибарын җәлеп итү. Шул уңайдан гимназиябездә «Мой любимый хвостатый друг 🐶🐱» ("Минем яраткан койрыклы дустым") дигән акция узды. Укучылар бик теләп бу конкурста катнашты. 

Амалия Макулова (5А): Минем исемем Амалия. Бу минем шиншила Бонди. Узган ел әниемә озакка сузылган үтенечләремнән соң, ул безнең гаиләгә кушылды.

Эмиль Хасанов (6Б): Алты ай элек безнең гаиләдә кечкенә бәхет йомарламы (комочек) пәйда булды. Мин аның исемен Рекс дип куштым. Мин аңа бик шатландым. Башта ул минем янымда йоклады, минем артымнан йөри иде. Хәзер дә ул миннән аерылмый. Хәзер ул безнең чын сакчыбыз!

Луиза Гафиятова (7В): Мин бик күптән йомшак дускай турында хыялландым, минем хыялым чынга ашты. Миңа күңелсез булганда, мин Пончик белән аралашам, аны бик яратам, ул да мине яхшы дуска саный дип өметләнәм. :)

Рамазан Мухаметов, М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев