Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе белән Чаллыны гөрләттек

Белүебезчә, тел ул – кешеләргә табигать-ана тарафыннан бирелгән иң зур байлыкларның берсе.

Ул – халыкны, аның яшәешен күрсәтүче иҗтимагый барометр, үзенең торышы белән катлаулы, җанлы организмны хәтерләтә. Мең елдан артык тарихы, бай язма мирасы булган телебез заманында дипломатик мөнәсәбәтләр теле булу дәрәҗәсенә ирешкән. Бүген дә Җир шарында аралашу өчен уңайлы булган 14 телнең берсе булып исәпләнеп, әлбәттә, һәр милләттәшебездә туган теле өчен горурлык хисләре уятырга тиеш.

Мин, Хәйбрахманова Динә Ильшат кызы, Чаллы шәһәренең 38нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныфында укыйм. Мәктәптә без өч тел өйрәнәбез: татар, рус һәм инглиз телләре. Туган татар телемне әйбәт беләм дип уйлыйм һәм шуның өстендә эшлим. Халкыбызның телен саклыйк дисәк, безгә татар сөйләм телен белү генә җитми, җаныбыз-тәнебез белән чын татар кешесе булуыбыз шарт.

Бүгенге көндә без, мәктәп укучылары, туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта – озын тәнәфесләрдә татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын да өйрәнергә тырышабыз. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, чаралар, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме – болар барысы да туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлгән. Шәһәребездә уздырылган төрле чараларда еш катнашып татар телен өстәмә өйрәнәбез, аеруча “Мин татарча сөйләшәм!” программасында бик теләп катнашабыз һәм урыннар алабыз. Әлеге программаны оештыручы Вәлиева Фирая Рәис кызы белән Шәйдуллина Ландыш Айрат кызына зур рәхмәтләребезне һәм сәламнәребезне җиткерәсебез килә.

Акция барышында, без 38нче мәктәп командасы урамнарга, кибетләргә, балалар бакчасына, китапханәләргә экскурсиягә барып, андагы балаларны да, эшчеләрне дә үз эшебезгә катнаштырып җибәрдек. Без шәһәр урамнарына чыгып, “Ничә сүз өйрәнә аласың?” уены оештырдык. Уен барышында төрле милләт вәкилләренә 150 татар сүзе өйрәтелде һәм өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды. Үзебез ясаган “Твои первые 150 слов на татарском” дип аталган һәм еш кулланыла торган сүзләр язылган (тәрҗемәсе белән) буклетлар тапшырылды.

Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Һәм менә быелгы акциядә бөтен Чаллы халкы гөрләп, рәхәтләнеп урамда да, эш урыннарында да, гаиләдә дә татарча сөйләшергә теләде. Безнең аңлавыбызча, бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар икән, без туган телебезне саклап кала алачакбыз.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә һәм һәркөнне татарча сөйләшү дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев