Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мин татарча сөйләшәм

Телебез – матур, күркәм тел. Тел – кешенең гомерлек юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышыбызга кадәр тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы.

Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Кайбер телләр үсә, байый, ә кайбер телләр юкка чыга. Тел бетә икән, ул халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, әдәбияты, халкы үзе дә бетә дигән сүз бит инде. Һәр халык, һәр милләт, һәр дәүләт үз телен яклап чыгарга һәм саклап калырга тиеш.

Шуңа күрә шәһәребездә, республикабызда «Мин татарча сөйләшәм!» дигән темага бәйге-акцияләр игълан ителүне коллектив белән хуплап каршыладык һәм бик теләп катнашырга булдык. Төп максатыбыз - халыкны, бигрәк тә яшь буынны, татар телендә сөйләшүгә өндәү, татар теленә ихтирам тәрбияләү, татар теленең кулланылышын киңәйтү иде.

Безнең 26нчы гимназиядә күбрәк математикага игътибар бирелсә дә, укучыларыбыз татар теле дәресләренә дә бик теләп йөриләр, төрле чараларда, конкурсларда актив катнашалар.

Акция кысаларында безнең гимназиядә бәйгенең программасы төзелде, төрле чаралар уздырылды. Һәрбер чарада укытучылар да, әти-әниләр дә, укучылар да һәм килгән кунаклар да бик теләп катнаштылар. Русча сөйләшүче балалар өчен бу чаралар телләр белүнең файдасы күп булуын раслады. Алар татар милләтеннән булган дуслары белән бер-берсенә матур сүзләр әйтештеләр, ашханәдә, китапханәдә татарча сөйләшергә тырыштылар.

Без ел дәвамында үткәрелгән «Серле сандык», «Диалог», «Мин татарча сөйләшәм» шәһәркүләм конкурсларының һәр турына ныклы әзерлек белән катнашырга тырышабыз һәм нәтиҗәләребез дә сөенерлек.

Февраль аенда без рус группасына йөрүче балалар белән «Сәхнә көзгесе» республика күләмендә үткәрелгән балалар театр фестивалендә катнаштык. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Әтәч», «Сәгать», «Карак песи», «Күрсәт әле», «Озату», «Бүреләр» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттек. «Җәлил эзләре буйлап...» дип аталган чыгышыбыз 1нче урынга лаек булды.

Без бу театр фестивалендә 4 нче ел рәттән катнашабыз. Бу фестивальгә әзерлек укытучылардан, әти-әниләрдән, укучылардан бик зур тырышлык таләп итә. Һәр елны без бу фестивальнең лауреатлары исеменә лаек булдык. Ә 2017- 2018 нче уку елында «Сәхнә» журналы оештырган театр фестивалендә катнашып, бүләкләүгә Казан шәһәренә бардык. Безнең өчен бу бик шатлыклы көн булды.

Март аенда безнең гимназиянең 8А сыйныф укучылары укытучылары Сәмигуллина А.К., Сабирова Ф.В., Локманова Л.Ф. белән берлектә 18нче бистәдә урнашкан элемтә үзәгенә, даруханәгә, «Магнит», «Чаллы икмәге» кибетләренә экскурсия ясадылар. Чараның максаты - «Татар телендә 150 сүз» буклетын тарату, сатып алучылар арасында дәүләт телләрен өйрәнү торышы турында әңгәмә үткәрү.

Сораштыру вакытында сатучыларга һәм сатып алучыларга түбәндәге сораулар бирелде:

- Татар телендә сөйләшә аласызмы?

- Сез кем булып эшлисез?

- Татарстанда яшәүчеләр татар телен өйрәнергә тиешме?

Мондый сөйләшүләр укучыларда уңай тәэсир калдырды. Әңгәмә ахрында алар татарча белгәннәргә «Мин татарча сөйләшәм!»дип язылган түштамга, ә телне белмәүчеләргә «Татар телендә 150 сүз» буклетлары тараттылар. Укучыларыбыз халыкны татарча әңгәмәгә алып чыгу ысулы ярдәмендә, телне белү дәрәҗәсен тикшерүгә, үз теле белән горурлану хисе уятуга, башка милләт кешеләрен телебезгә карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә үз өлешен кертте.

Өлкән буын кешеләреннән мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетү укучылар өчен зур бүләк булды. Балаларның саф татар телендә сөйләшүләре шәһәрдәшләребезне таң калдырды.

Бу акциядә укучылар 200ләп кешене татарча сөйләшергә чакырды.

Без татар теле, мәдәнияте киләчәгенә битараф булмаучыларның барсын да “Мин татарча сөйләшәм!” акция чараларында актив катнашырга чакырабыз!

Бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел, аның киләчәге дә безгә бәйле.


 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Ф.В.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция татарча мин татарча сөйләшәм