Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм» шәһәркүләм акциясендә катнаштык

Чаллының 9нчы мәктәбе укучылары ВКонтакте социаль челтәрендә Сара Садыйковага багышланган махсус сәхифә булдырган.

Без, 9нчы мәктәпнең «Кояшкай» командасы, укытучыларыбыз Ирина Ильинична һәм Раушания Харисовна белән «Мин татарча сөйләшәм» шәһәркүләм акциясендә ел саен бик теләп катнашабыз. Анда Татарстан, аның халкы турында күп яңа мәгълүматлар туплыйбыз, рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, башкаларны да шуңа өндибез.

Узган ел без бу акциянең республика этабына чыгу бәхетенә ирештек һәм «Kazan Quest» уенында катнашып, «Иң бердәм такым» дипломы яуладык. Бу искиткеч кызык, мавыктыргыч һәм файдалы уен булды. Казанның бик күп истәлекле урыннарын күреп, күп станцияләрдә биремнәр үтәп, башкалабызның гүзәллегенә хозурланып кайттык.

Быел да без «Мин татарча сөйләшәм» бәйгесенең республика этабында бик теләп катнаштык. Безнең алга шундый бурыч куелган иде: татар халкының бер мәшһүр шәхесен сайлап алып, аның турында мәгълүмат туплау һәм аны ВКонтакте социаль челтәрендә махсус сәхифә булдырып, урнаштыру.

Безнең команда күренекле композиторыбыз Сара Садыйкованы сайлап алды. Мәгълүмат җыю максаты белән без шәһәребездәге аның исемен йөртүче концертлар залына юл тоттык. Анда безне ачык йөзе белән концертлар залының җитәкчесе Фәнил Сабир улы Салихов каршы алды. Ул бу бинаның тарихы, үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Шунысы кыйммәтле, ул Сара Садыйкова белән якыннан таныш булган икән, Казанда укыганда аларга барып та йөргән. Хәзер ул аның кызы Әлфия Айдарская белән тыгыз элемтәдә тора. Киләчәктә халкыбызның "калфаклы сандугач"ына багышланган экспозиция оештыру нияте дә бар икән әле Фәнил абыйның. 

Менә шундый файдалы һәм искиткеч җылы очрашу булды бу.

Искәндәр Ямалов (10А сыйныфы), Залина Ислямова (8Д сыйныфы), Чаллы шәһәре, 9нчы мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев