Мин «Шаян»да булып кайттым
Күптән түгел мин «Шаян ТВ» да булып кайттым. «Кем сәләтле?» тапшыруына чакырдылар.
Күптән түгел мин «Шаян ТВ» да булып кайттым. «Кем сәләтле?» тапшыруына чакырдылар.
Аны Әнвәр Хәертдинов исемле малай алып барды. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык!
Мин бит Чаллыдагы җиденче сәнгать мәктәбенең театр бүлегенә йөрим. Шуңа күрә программа минем шигырь сөйләүдән башланды. Аннары Әнвәр сораулар бирә башлады. Мин тизәйткечләрне сөйләдем, бергәләп тел разминкасын ясадык.
Әнвәрне дә яңа тизәйткечкә өйрәттем! Программада мин үземнең өемдә кебек утырдым, Әнвәр белән дә дуслашырга өлгердек. «Шаян ТВ» бик ошады, күңелле булды! Видео әле монтажда, тапшыруның чыкканын көтәбез.
Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев