Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Мин бит татар егете…»

Шәһәрнең үзәк китапханәсендә 1нче октябрь көнне Рәшит Бәшәрнең әдәби кичәсе узды.

 

Балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәрнең иҗаты белән сокланмый торган кеше юктыр. Аның әсәрләрен кечкенәләр дә, олылар да хөрмәт итеп, яратып укыйлар. 1нче октябрь көнне шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә, Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан, әдәби кичә уздырылды. Бу кичәдә язучы үзенең иң тугры аудиториясе белән очрашу үткәрде.

Кичәгә 10нчы һәм 20нче мәктәпләрнең 3-4 сыйныф укучылары килде. Алар да үз бүләкләрен әзерләп килгәннәр. Сәхнәдә шагыйрьнең “Кояшлы көн”, “Әйлән-бәйлән”, “Бәхет”, “Таган”, “Кызык булыр иде”, “Джунглида», «Мин бит татар егете» һ.б. шигырләре яңгырады.

Кичә барышында язучыга укытучылар һәм укучылар тарафыннан кызыклы сораулар бирелде. Балаларга Рәшит Бәшәрнең аудио-форматта шигырьләрен тыңлатылды, кызыклы презентация күрсәтелде. Кичә күмәк фото белән тәмамланды.

“Һаваның да ае бар,

Мәчетнең дә бар ае,

Үземнең дә аем бар –

Айнур минем исемем –

Мин бит татар малае.

 

Хәлсезләнгән песине

Һәм хуҗасы маэмайны

Ишегалдына дәшеп

“Бисмилла” әйтем сыйлыйм –

Мин бит татар малае.

Яклауларны гел сөймим,

Әти түбә япканда

Тотып торам калайны,

Әти кадак какканда

Биреп торам кадакны –

Мин бит татар малае.

 

Безнең яңа түбәгә

Исе киткән бахбайны

Арбадагы агайны

Елмаеп карап торам –

Мин бит татар малае.

 

Кул юабыз, сөендереп

Баскычтагы комганны.

Чәй эчәргә керәбез,

“Бисмилла”сыз ашамыйм –

Мин бит татар малае.

 

Шәмаил тора түрдә,

Шәмаилнең бар ае.

Әни килә елмаеп,

Үбеп алам мин аны –

Мин бит татар малае.

 

Догалар да беләм мин,

Түбәтәй дә киям мин,

Очратсагыз урамда

Әгәр минем кебекне,

Белеп торыгыз, яме –

Ул бит татар егете!

“Мин бит татар егете”, Рәшит Бәшәр.

Үзәк китапханә хезмәткәре Рузанна Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев