Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Милләтемнең серле сандыгында ниләр бар?

Чаллының 41нче мәктәбендә “Каз өмәсе” булып үтте.

Бу - милли татар яшьләренең “Милләтемнең серле сандыгы” исемле шәһәркүләм проекты кысаларындагы беренче уен.

Бәйрәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, 41нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы филиалы белән берлектә үткәрелде.

“Каз өмәсе” уенының кунагы  итеп яраткан язучыбыз Исламова Земфира Насих кызы чакырылган иде.

Уенның тәртибе буенча командалар “Каз өмәсе” темасына презентация ясадылар, йола буенча сорауларга җаваплар таптылар, «сүздән сүзләр эзлә», «миннән сорау, синнән җавап», (командалардан сораулар), «көйнең исемен  бел» кебек биремнәрне үтәделәр.

Әмирова Лилия Флүсовна җитәкчелегендәге “Безнең кызлар” командасы каз өмәсен сәхнәләштереп күрсәтте. Командалар бик нык әзерләнеп килгәннәр, кызыклы сорауларга җаваплар табып, үзләренә яңа белемнәр туплап киттеләр.

Проектта 10 команда катнашты.

1 урынны – 41 мәктәпнең “Безнең кызлар” командасы һәм 18 мәктәп командасы,

 2 урынны – 1, 41 мәктәп, 2 гимназия,

3 урынны – 49 кадетлар мәктәбе, 5, 3, 13, 32 мәктәп командалары  алды.

Проектның икенче уены 17нче  декабрь көнне 41нче мәктәпкә булачак. Ул “Аулак өй” уены дип атала. Барлык уйнарга теләүче командаларны да  көтеп калабыз.

Илүсә Әүхәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев