Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Менә нинди үзәк!

Һәрбер бакчада бардыр инде ул үзенчәлек.

Бездә – Чаллының 95нче «Балкыш» балалар бакчасында 7 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр өчен федераль грант нигезендә оештырылган «Һөнәр – ата-аналар!» үзәге эшләп килә.

Үзәк белгечләренә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бар. Балаларның телен баету юнәлешендә дә күп эшләнә биредә, театр сәнгатенә өйрәтү юнәлешендә дә. Үзәк татар һәм рус телләрендә хезмәт күрсәтә. Консультацияләр видеофильмнар форматында YouTube каналында да урнаштырылган. Монда «Әкият! Сәхнә! Театр!», «Балаларны мәктәпкә әзерләү», «Гаилә укулары», «Театр өйдә» видео-консультацияләрен карап, кызыксындырган сорауларга җавап табып була.

Барлык әти-әниләрне сөендергән үзенчәлек, яңалык та бар Үзәк эшендә. Ул –уенчыкларны, китапларны, дидактик уеннарны өйгә алып китеп куллану мөмкинлеге. Һәм болар барысы да бушлай бит!

Миләүшә Рамазанова, Чаллы шәһәре, 95нче санлы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев