Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Май канаты ясый беләсезме?»

Иштирәк авылы мәдәният йортында Резидә апа Миңнуллина үзенчәлекле, борынгы йола – май канаты ясау йоласы белән таныштырды.

Табышмак әйтәм: таба төш!

Таба алмасаң, утка төш.

Кайнанаң биргән ак яулыкны

Сары майга мана төш.

Иштирәк авылы мәдәният йортында Резидә апа Миңнуллина үзенчәлекле, борынгы йола – май канаты ясау йоласы белән таныштырды.

Камыр ризыкларын майлый торган җайланма хәзер кибетләрдә бик күп.
Ләкин каз канаты белән майлау күпкә уңайлырак һәм ул натураль.
Үзе йомшак, ризыкның бөтен бормаларына, ябыштырган, бөкләнгән урыннарына да керә ала ул.

Биредә Резидә апа балаларга каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе уздырды. Әйтергә кирәк, малайлар һәм кызлар да бөтен нечкәлекләрен бик теләп өйрәнделәр. 


Иштирәк авылы “Йолдызчык” балалар фольклор коллективы Алсу Нургалеева, 15 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев