Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мансур Сафин белән тарихи экскурс үткәрдек

Халыкара музейлар көне уңаеннан 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 21нче мәктәп укучылары өчен «Автомобиль гаскәрләренең сугышчан дан тарихы музее»нда туган якны өйрәнүче язучы Мансур Сафин белән тарихи экскурс оештырды.

18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел, алар килгән кешеләргә педагогик тәэсир итү, тәрбияләү чарасы да.

Мансур Габдулла улы балаларга хәрби автомобильләрнең барлыкка килү тарихы, вакытлар узу белән аларның тагын да камилләшүе турында сөйләде, шулай ук сугыш чорында автотранспортның зур роль уйнавын да билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, фронтта һәм дошман тылында якташларыбызның батырлыгы, хәрби дәрәҗәләр турында белделәр, игътибар белән экспонатларны карадылар.

Музейда тәкъдим ителгән сугыш кирәк-яраклары – каска, граната, флягалар, төрле тарихи чор кораллары һәм сугышчыларның шәхси әйберләре укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Шулай ук кунакларга фотолар, документлар һәм хатлар белән стендлар тәкъдим ителде. Әлеге экскурсия беркемне дә битараф калдырмады һәм балаларга халкыбызның бөек батырлыклары турында бәһасез мәгълүматлар бирде.

Ләйсән Хәертдинова, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев