Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәктәбебездә шагыйрә белән очраштык

Күптелле “Адымнар-Алабуга” комплексында укытучы-язучылар, шагыйрәләр белән очрашу матур гадәткә әйләнеп китте.

Күптелле  “Адымнар-Алабуга” комплексында укытучы-язучылар, шагыйрәләр белән очрашу матур гадәткә әйләнеп китте. Бүген дә шәһәребезнең 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел укытып, шигырьләр иҗат итүче җирле шагыйрә Һадиуллина Әнисә Рәшит кызы белән очрашу булды. Әнисә Рәшитовна безгә бала чагын, беренче шигырен физика укытучысы Фәридә апа Мингазовна  “заказы” белән язып каравын, соңрак, иҗат юлына кертеп җибәрүче дә, беренче тәнкыйтьчесе дә, остазы да булуын әйтте. Ә туган авылы Арташ аның өчен һәрчак илһам чишмәсе булып, күп шигырьләрен авыл табигатенә, аның кешеләренә багышлавын сөйләде. Укучылар шагыйрәнең әнисенә, туган ягына, Тукайга багышланган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә 3 нче сыйныф укучылары башкаруында  бик матур җырлар белән үрелеп барды.

Бер сәгатьтән артык вакыт мизгел эчендә үтеп тә китте, Әнисә апаны тагын да  үзебездә очрашуларда көтеп, саубуллаштык.

Хуҗиева Алия, “Адымнар- Алабуга” күптелле комплексының 7 нче А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев