Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җәлил туган көненә – күргәзмә

«Каен җиләге» балалар бакчасында «Муса Җәлил әсәрләре буенча» кул күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр, тәрбиячеләр белән балалар табигый материаллардан искиткеч матур, оригиналь кул эшләре тәкъдим иттеләр.

Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан безнең «Каен җиләге» балалар  бакчасында «Муса Җәлил әсәрләре буенча» кул күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр, тәрбиячеләр белән балалар иҗади сәләтләрен, фантазияләрен кулланып, табигый материаллардан искиткеч матур, оригиналь кул эшләре тәкъдим иттеләр. Сез дә күрегез әле! «Карак песи», «Әтәч», «Куян», «Кызыл ромашка» һ.б бик күп әсәрләр буенча ясадылар. Муса Җәлилне искә алып балалар матур-матур шигырләрдә ятладылар. Шулай ук төбакара бәйгедә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар.

Гөлназ Хафизова, Чаллы шәһәре, 46 нчы «Каен җиләге»

 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев