Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әлфия Авзалова исемендәге конкурс-фестиваль старт ала

Ул сәләтле яшьләргә ярдәм итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру һәм милли татар сәнгате традицияләренә нигезләнгән һөнәри осталыкны камилләштерү максатыннан оештырыла.

Татарстанда татар эстрада сәнгатенә нигез салучы, 17 дөнья телендә җырлаучы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс узачак. Фестиваль-конкурсның Гала-концертлары Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Россиянең (шул исәптән кайбер чит ил шәһәрләрендә) башка шәһәрләрендә үткәрелә. Ул сәләтле яшьләргә ярдәм итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру һәм милли татар сәнгате традицияләренә нигезләнгән һөнәри осталыкны камилләштерү максатыннан оештырыла.

Анда катнашырга Россиядән, БДБ һәм чит илләрдән, вокалистлар, иҗат коллективлары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, гомуми белем бирү учреждениеләре, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары чакырыла.

Иҗади конкурс ике турда түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: академик вокал (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль); халык җырлары (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль); эстрада җырлары (вокал-соло, вокаль ансамбль); джаз (вокал – соло, дуэт, ансамбль); хор җырлары; оста һәм укучы (дуэт, трио, квартет, квинтет); нәфис сүз; бию (халык биюе, классик бию, халык биюе эстрада биюе).

Катнашу өчен гаризалар 2018 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль-конкурсы турында тулырак мәгълүмат белән монда танышырга була.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью г. Набережные Челны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев