Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Лагерь гөрләп торды!

Хатлар укыганда

Исәнме, “Көмеш кыңгырау”. Мин сине бик яратып укыйм, һәр саныңны көтеп алам. Бүген үзем дә сиңа язарга булдым, чөнки синең белән шатлыгымны уртаклашасым килде.

Соңгы кыңгырау шалтырагач та, без, Яңа Әлем мәктәбе укучылары, быел өйләребезгә таралырга ашыкмадык – “Ромашка” мәктәп яны лагерына ял итәргә килдек. Бу 21 көн сизелмичә дә үтеп китте. Әйдаманнарыбыз Лениза апа Нургалиева һәм Алмазия апа Габдрахмановалар безнең ялыбыз күңелле үтсен өчен бар көчләрен куйдылар. Иртәнге зарядка белән башланып киткән һәр көнебез төрле чараларга бай булды, саф һавада уеннар да читтә калмады. Җомга көннәрендә мәчеткә барып вәгазьләр тыңладык, балыкка да бардык. Кыскасы, бик җанлы һәм күңелле булды. Мин лагерыбыз җитәкчесе Илина апа Галиевага, әйдаман апаларыбызга һәм безне тәмле ашлары белән сыйлаган пешекчеләребезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Локманова Таңсылу, Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев