Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көзнең төсе нинди?

Һәр ел фасылының үз матурлыгы, үз төсе була. Кыш үзенең аклыгы, яз, җәй яшеллеге белән истә кала. Ә көзнең төсе нинди?

Бу сорауга җавапны табигатьнең үзеннән табу максатыннан чыгып, зурлар төркеме белән яфрак өмәсендә катнаштык. Көн матур, кояшлы, җылы. Аяк асты төрле төстәге яфрак келәме белән капланган. Иң элек балалар шушы келәм өстендә рәхәтләнеп уйнадылар, төрле төстәге яфраклар җыйдылар, аларны тану буенча ярыштылар.

Ә аннан соң өмә башланды. Балаларның һәркайсы үзенә шөгыль тапты: кайсы тырмалады,кайсы яфрак җыйды, кайсы капчык авызы тотып торды, кыскасы, берәү дә тик тормады. Җыештырганнан соң территориянең тагын да матурланганын күреп, балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар, бу өмәгә үзләреннән өлеш кертүләре белән горурландылар.

Соңыннан көзнең төсе нинди икәнлеген ачыкладык. Балалар үзләре җыйган сары, кызыл, көрән, яшел яфракларны күрсәтеп, көзнең төрле матур төсләргә буялганын дәлилләделәр.

Һәр ел фасылы үзенчә матур! Бу матурлыкны күрә һәм соклана белергә генә кирәк.

Чаллы шәһәренең 42нче “Алчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячеләре Рәзилә Муратова, Гөлназ Фәсхиева.

Күңелле очрашу - Рәзилә Муратова. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/kelle-ochrashu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев