Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көзнең серле яфраклары

Оча яфрак, уйный яфрак Һаваларда әйләнеп.

Көз җиттеме, бар агачлар алтынга манган сыман. Ә чаганнар инде, аеруча, утта янган кебек кып-кызыл. Табигатьнең бу матурлыгына карап туеп булмый кебек. Урманга барсаң, исең китәр, бар дөнья чуп-чуар: яшел,кызыл, сары, көрән. Нинди матурлык! Көзге табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу!

Бу гүзәллеккә сокланып кына калмыйча, аны балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан да файдаланырга була.

Урамда һава сулау вакытында балалар белән төрле яфракларны җыеп, фантазияне генә эшкә җигәргә кирәк. Юнәлешен генә күрсәтү дә җитә, аннары балалар кызыксынып, үзләре дә ясый башлыйлар. Болай эшләгәндә, вакытны файдалы итеп үткәреп кенә калмыйча, аларның иҗади күзаллаулары, бәйләнешле фикерләү сәләтләре үсә, көз турында белемнәре дә арта, көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары да тәрбияләнә.

Яфраклар белән рәсем ясаганда, балалар белән тел шомарткычларны да кабатларга мөмкин.

Өз-өз-өз, безгә килде алтын көз.

Су-су-су, суыкта битләр алсу.

Вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрик.


Хөсәенова Алсу Хәкимҗан кызы, Түбән Кама шәһәре 74 нче балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев