Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көзнең матур көннәре сөендерә кемнәрне?

Кеше тормышының иң әһәмиятле этапларының берсе - балалалык чоры.

Кечкенәдән алган тәрбия, мәгълүмат, белем гомер буе кеше яшәешенең нигезе булып тора. Шуны истә тотып, 64нче «Энҗе чәчәк» балар бакчасында төрле чаралар, бәйрәмнәр уткәрелә. Шундый чараларнын берсе – «Көз бәйрәме».

Бу көнне 4нче татар төркеме балалары зарыгып көтте. Алдан әзерләнү эшләре барганлыктан, алар үзләрен ышанычлы хис иттеләр. Монда һәр бала артист, һәр бала аерым шәхес. Кызлар үзләренең матур күлмәкләре белән сокландырса, егетләр аларны алкышларга күмделәр. Шунсыз мөмкин дә түгел. Әнә бит кызлар төрле төстәге кулчатырлар алып биегәндә, җәйге чәчәкле алан искә төшә…

Малайлар «Шаян гөмбәләр» биюе белән инде көз икәнен искәртә. Көзге урманда туңып йөргән җәнлекләргә «Теремкәй» үз ишеген ачып дус, тату яшәргә өйрәтә.

Һәр баланың үз роле, берсе дә читтә калмый. Тормышта да һәркайсы үзенең кирәклелеген, ата-ана мәхәббәтен тоеп яши.

Кичәдән ата-аналар музыкаль җитәкчебез Хәлилова Әлфия Кәримуллаевнага, тәрбиячеләр Терентьева Наталья Михайловнага, Гөлсия Әүхәтовнага чиксез рәхмәтләрен белдереп, җылы хисләр белән кайтып киттеләр. Ата-аналарнын рәхмәтен ишетү, балаларның шат йөзләрен күрү безнең өчен зур сөенеч.

64 нче «Энҗе чәчәк» балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлшат Нигъмәтуллина, тәрбияче  Наталья Терентьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев