Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күзкәй авылында шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алуга багышланган кичә булды

Күзкәй авылы мәдәният йортында язучылар белән әдәби очрашу булды. Анда әдипләр Хәбир Ибраһим һәм Лилия Фәттахова белән очрашуга мәктәп укучылары, авыл халкы җыелган иде.

Авылыбызда туып үскән, бай иҗади мирас калдырып, якты дөньядан бик иртә киткән якташыбыз шагыйрь Фәннүр Сафинны искә алуга багышланды бу кичә. Районыбызда аның исемендәге фестиваль уздыру, ә аңа йомгак ясаганда Республикабызның танылган язучыларын чакыру соңгы ике-өч елда матур традициягә әверелде. Ул гына да түгел, хакимият башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән каләм тибрәтүчеләрнең иҗатына куәт бирү, сәләтләрне ачу ниятеннән Фәннүр Сафин исемендәге әдәби премия булдырылды.

Әдәби очрашулар башта авылларда уза, аннары шәһәрнең “ Энергетик”мәдәният сараенда фестивальне йомгаклау чарасы уздырыла. Быел безнең авылдагы очрашуга язучы-драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, күп төрле әдәби премияләр лауреаты Хәбир Ибраһим һәм шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, ”Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире урынбасары Лилия Фәттахова килде.

Очрашуны җепкә тезгәндәй матур, мавыктыргыч итеп китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова алып барды. Әдәбият бәйрәме укучылар әзерләгән әдәби монтаж белән башланып китте.

Фәннүр Сафин исемендәге фестивальнең максаты — укучы балаларны әдәбият дөньясына тарту, сәләтләрен ачу. Бу максаттан алдан ук төрле әдәби бәйгеләр, иҗади чаралар уздырыла. Нәтиҗәсен дә күреп торабыз. Әнә, бүгенге очрашуда да Ләйлә Авзалова, Чулпан Ризатдинова үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр, Сөмбел Ризатдинова залда утыручыларга Фәннүр Сафин шигырьләренең берсен сөйләп күрсәтте.

Сүз уңаеннан, авылда нинди генә чара уздырылса да Фәннүр Сафин шигырьләре, моңлы җырлары яңгырамый калмый. Бүгенге кичәдә Розалия Габдуллина, авылыбызның моңлы сандугачы, шагыйрьнең сабакташы, күп еллар инде төрле сәхнәләрдә Фәннүр Сафин сүзләренә язылган җырларны йөрәкләргә керерлек итеп башкарып килүче җырчы-баянчы, үзе дә Күзкәйгә багышлап җыр язган Рафис Хәсәнов залдагыларны моң дәрьясына алып керделәр. Кунагыбыз Хәбир Ибраһимның искиткеч моңлы аһәң белән аңа кушылып җырлавы залда җылы дустәнә мохит тудырды.

Кунакларыбыз килүгә әзерләгән иҗади күчтәнәчләребезне күрсәткәннән соң инде аларга сүз бирелде. Залдагы тамашачылар тын да алмый олуг язучы Хәбир Ибраһимны тыңлый. Иҗат юлында аңа Фәннүр Сафин белән дә очрашырга туры килгән, авылдашыбыз турында җылы хатирәләре белән уртаклашты, ул аны моңлы шагыйрь дип атады. Аннары ул бүгенге әдәбият дөньясы хакында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Хәбир Ибраһимны тыңлавы искиткеч кызыклы. Чөнки ул күпкырлы талант иясе. ”Аһәң”дигән җыентыгында шигырьләр, поэмалар булса,”Йокыга талган гүзәл”китабына укып туймаслык хикәяләр, повестьлар кергән. ”Газиз ярым” җыентыгында сәхнәләрдән төшеп тормаган пьесалар тупланган. ”Ялгыз тәкәрлек” роман-повестьлардан тора. Шул исемдәге кинофильм да төшерелде. Аның очрашудагы чыгышы да тирән эчтәлекле булуы белән бергә гади, күңелләргә үтеп керә торган мавыктыргыч, бер үк вакытта, безнеңчә - авылча тыйнак.

Лилия Фәттахова яшь шагыйрә, журналист. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Соңгы елларда шигърият дөньясында актив иҗат итә. ”Танырсыңмы?”,”Карурман миләүшәсе”, ”Ишет мине”дигән җыентыклар бастырып чыгарды. Шигырьләре, язмалары газета-журналларда басылып килә. Укучыларның: ”Шигырь язу өчен нәрсә кирәк?” дигән сорауларына ул: ” Тумыштан бирелгән сәләттер, әмма ул гына җитми. Тырышлык, белем, күп уку, үз өстеңдә эшләү кирәк, китап укыгыз” - дип җавап бирде. Шигырьләрен сөйләп күрсәтте.

Кунакларыбыз тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр. Зал белән ике арада шундый җылы, рәхәт бер элемтә урнашты, инде әдәби кичәнең рәсми өлеше тәмамлангач та таралышырга ашыкмадылар. Күңелләрне сугару, уйландыру өчен мондый очрашулар бик кирәк.

Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев