Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көзге квест

Урамда алтын ел фасылы - көз!

Аның күркәмлеге муллыгында да, табигатьтәге буяу-бизәкләрендә дә. Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе булган - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, уеннар, җырлар, биюләр аша татар халкының милли йолаларына ихтирам тәрбияләү максаты белән бакчабызда Сөмбелә бәйрәме үтте.

Балаларның көзге уңышка багышланган рәсемнәреннән, яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Һава торышы матур булганга, бәйрәм квест формасында ачык һавада узды. Бәйрәм башында Убырлы карчык Сөмбеләне урлавын, аны кайтарыр өчен безгә төрле тукталышлар буйлап йөреп, биремнәр үтәргә кирәклеген әйтте. Иң мөһиме - һәр бала уен, биремнәрдә катнашты. Төрле геройлар һәр төркемне үз тукталышында төрлечә сынады. Бүре аларны җитезлектә спорт уеннары белән каршы алса, Керпе яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерып, үз кәрҗиннәренә салырга көтеп тора иде. Карлсон белән интеллектуаль сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләдек, Шүрәле “Түбәтәй” уенын алып килгән иде, Төлке белән алтынсу агач образын тудырдык.

Тырышып эшләгәнебез өчен төрле төстәге яфраклар букетын җыеп, Убырлыга бүләк иттек. Ә ул бәйрәмгә ямь өстәп, Көз кызы – Сөмбеләне кайтарды. Ул килеп кергәч, балаларның күңелләре тагы да күтәрелде. Бәйрәм ахырында Сөмбелә күчтәнәчләр өләште. Бу көнне балаларның кәефе аеруча күтәренке булды.

Чаллы шәһәренең 82нче «Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Халитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев