Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күздә шатлык яшьләре...

Күз ачып йомган арада балаларыбызның үсеп җиткәнен сизми дә калганбыз.

Җир йөзендә иң кадерле,иң сөйкемле кеше әни икәнен әйтмәсәк тә беләбез. Әмма үзең әни булгач, бу уйларның һәм хисләрнең тирәнлеген ныграк аңлыйсың.

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбендә 7нче «Б« сыйныфы укучылары әниләр көнен үткәрде. Матур итеп киенгән кызлар, егетләр ишек төбендә үк һәр әнине каршы алып, сыйныф бүлмәсенә кадәр озатып куйдылар.

Бәйрәм кичәсен сыйныф җитәкчесе Альбина Нурулловна шигырь юллары белән ачып җибәрде. Һәр бала үз әнисенә багышлап шигъри юллар аша мәхәббәтен белдерде. Сыйныфыбыз уллары, кызлары сәнгатькә гашыйк икәнен күптән белсәк тә, алар безне тагы да шаккаттырдылар. Бик матур итеп вальс әйләнделәр, күмәк җыр бүләк иттеләр. Аерым җырлар да бик матур булды. Һәр чыгыш дәвамында күздән шатлык яшьләре кибеп тормады.

Балаларыбызның сыйныф җитәкчесенә карата булган ихтирам хисләре дә күзләргә яшь китерде. Ничә ел безнең ул һәм кызларыбызга икенче әни булганы өчен рәхмәт сүзләрен кызыл гөлчәчәкләр аша белдерделәр балалар. Альбина Нурулловна, һәр баланы үз баласыдай якын күрә, һәр билге өчен борчыла, алар белән бергә сөенә.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итте. Күз ачып йомган арада балаларыбызның үсеп җиткәнен сизми дә калганбыз. Балалар апалары ярдәме белән бик матур табын әзерләгәннәр. Һәр бала үз әнисен хөрмәтләде. Бәйрәм гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

Әниләр көнен шулай зурлап оештырган өчен балаларыбызның сыйныф җитәкчесе Альбина Нурулловнага бик зур рәхмәт һәм ул-кызларыбызга киләчәктә дә шундый мәрхәмәтле, олы йөрәкле булып үсүләрен теләп калабыз.

Барлык әти-әниләр исеменнән Эльмира Әндәрҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X