Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көз белән саубуллашу ничек була?

Көзнең дә соңгы аена керергә әзерләнәбез.

Быел бакчабызда көз белән саубуллашу бәйрәмен Сөмбелә үзенчәлекле итеп үткәрде. Бу ел фасылы турында балаларның нинди җырлар, шигырьләр белүләрен сорап, бәйрәмне башлап җибәрде. Аннары, дуслары белән бергәләп, аларны интеллектуаль, хәрәкәтле уенга чакырды.

“Ягез әле, без сезнең белемнәрегезне дә, җитезлегегезне дә сынап карыйк”, - диде. Кызыклы биремнәр, уеннар, ярышлар әзерләп куелган тукталышларга озатты. Яшелчә, җиләк-җимешләр белән бәйләнешле фигураларны дөрес төзү, игътибарлылыкны тикшерү, җитезлекне күрсәтү һәм башка биремнәрне балалар бик кызыксынып башкардылар. Һәр уенда бердәмлек, татулык, киңәшләшеп эшләү, бер-береңә юл кую кебек сыйфатлар кирәклеген аңладылар балалар уен барышында. Сөмбелә балаларны уенда актив, дус булганнары өчен мактады һәм бүләкләр таратты.

Тәрбиячеләр исеменнән шундый кызыклы интеллектуаль уен оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез!

Чаллы шәһәренең 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлфәния Никитина, Гөлназ Дәүләтшина, Асия Хуҗина, Ландыш Хафизова.

 

Без - КамАЗның киләчәге. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/bez-kamazny-kilchge

Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/trz-tbend-yashelch-bakchasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев