Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Кызыл канәфер" акциясе кысаларында

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

Менә инде икенче ел рәттән, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан чыгып, шәһәребезнең 8нче санлы балалар китапханәсе 21нче урта белем бирү мәктәбе белән берлектә Рәсәйкүләм уза торган «Кызыл канәфер» акциясендә катнашты. Әлеге чарага балалар зур җаваплылык белән килделәр. Алдан китапханәчеләр канәфер чәчәге ясау буенча мастер-класс ясадылар. Балалар чәчәккә иҗади якын килеп, тырышып һәм пөхтә эшләделәр. Әлеге искиткеч чәчәкләрне балалар Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан чаллылылар хөрмәтенә куелган «Ватан-ана» мемориаль комплексындагы “Мәңгелек ут” янына салдылар. Чара ахырында балалар тарафыннан Бөек Ватан сугышы темасына татар һәм рус телләрендә шигырьләр яңгырады.


 

Ләйсән Хәертдинова, Яр Чаллы шәһәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев