Кызыклы адвент-календарь ясадык
Бик кызык икән бу.
Биология укытучыбыз Наилә Гилванова белән адвент-календарь эшләдек. Бик кызык икән бу. 1нче декабрьдән алып көн дә адвент-календарьдагы биремнәрне үтибез. Шулай итеп яңа елны каршы алырга әзерләнәбез. Мәсәлән, бер көнне кар бөртекләре ясыйсы иде, ә берсендә кеше формасындагы прәнек ясадык. Календарь «кушуы» буенча Кар бабайларда тәгәрәттек, тозлы камыр белән дә эшләдек.
Ильвина Шәйдуллина, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев