Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кызлар футбол уйный

Әйе, әйе кызлар да футбол уйный. Әле ничек кенә туп тибә. Малайлардан бер дә ким түгел!

Футбол дөньяда иң киң таралган спорт төре. Уенчыларның гомуми саны 250 млн тирәсе. Бу Җир халкының 4,1 процентын тәшкил итә. Шуларның 20 миллионнан артыгы - хатын-кыз.
Әйе, әйе кызлар да футбол уйный. Әле ничек кенә туп тибә. Малайлардан бер дә ким түгел.
Менә узган атнада Чаллы кызларының футбол командалары “Төзүче” стадионында көч сынашты. Анда 2011-2012 елда туган кызлар катнашты. “Кожаный мяч” дип аталган бу ярышта “Олимп” командасы беренчелекне алды. Җиңүчеләрнең тренеры - Эдуард Назаров.
“Олимп” командасы кызлары футбол белән “Төзүче” спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Алар үзара бик тату, уен вакытында партнерларын бер караштан аңлый. Командада тәртип тә  бик яхшы куелган. Болар һәммәсе уңышка ирешүнең төп сәбәпләре. 
Командага киләчәктә дә җиңүләр теләп калыйк!
Тәлгать Әхмәдишин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев