Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кызлар футбол уйный

Әле яңа гына «Мәктәп футбол лигасы» кысаларында футбол ярышы булып узды. Мәктәптән безнең класс кызлары бу ярышка теләп катнашты.

Спорт белән шөгыльләнгәндә генә, сау-сәламәт буласың, ди ул. Җирдәге һәрбер кеше сәламәтлеген кайгыртса, бу җирдә ничек әйбәт булыр иде. Шулай ук спорт күңел күтәрү өчен дә бик файдалы.

Спортта безнең мәктәп тә артта калмый. Без төрле ярышларга, спартакиадаларга йөрибез. Әле яңа гына «Мәктәп футбол лигасы» кысаларында футбол ярышы булып узды. Мәктәптән безнең класс кызлары бу ярышка теләп катнашты. Алдан әзерлек эшләре алып бардык.

Ярыш көне килеп җитте. Бераз дулкынлансак та, без куркып калмадык. Җирәбә буенча беренче уенда безгә Актанышның беренче мәктәбе кызлары туры килде. Баштагы минутларда аз гына каушап калдык, чөнки бу безнең районда беренче футбол уены иде. Әмма югалып калмадык, 2гә ноль исәбе белән җиңүгә ирештек. Алдагы уенга чаклы булган вакыт аралыгында без башка командаларның уенын күзәттек. 

Икенче уенны Киров урта мәктәбе кызлары белән уйнадык. Кировлылар бик көчле команда иде, алар җиңүгә омтылыш белән бик тырышып уйнадылар. Беренче тупны да алар кертте. Озакламый икенче туп та безнең капкага тәгәрәде. Күңел төште төшүен, Әмма без күңел төшенкелеген тиз җиңеп, алар капкасына да ике туп керттек. Уен уртак нәтиҗәгә тәмамланды. Гомуми баллар буенча, без беренче урынга чыктык, зона ярышына бару өчен юллама оттык. 

Уен бетеп таралышканда, безнең күңелләр зур сөенеч кичерде. Автобуста кайтканда шаярып, күңел матурлыгы белән кайттык, укытучы абыебызга рәхмәт әйттек.

Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 нче класс укучысы 7 класс кызлары һәм физкультура укытучыбыз Илсур абый Гыйздәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев