Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кытайча Яңа ел...

Кытайча яңа ел 2022 нче елның 1 нче февралендә җитә. Бу бәйрәмнең тәрҗемәсе – Яз бәйрәме.

Кытай календаре буенча һәр елның үз яклаучы хайваны бар. Киләсе ел – Юлбарыс елы булачак.

Мифология буенча һәр яңа ел башында кытайлылар котсыз явыздан качарга мәҗбүр. Ул бәйрәмнең беренче  көнендә кытайлыларның бар булган байлыкларын алып китәргә килә. Явыздан сакланыр өчен кытайлылар өйләрен  алдан бизәп куялар:  кызыл кагәзьдән ясалган бизәкләр, язулар ябыштыралар, кызыл төстәге фонариклар эләләр. Бәйрәм алдыннан һәр гаилә өен җыештыра - бәхеткә яңа урын әзерли. Яңа елны каршыларга мул табын артына җыелалар. Яңа елны каршы алганнан соң 5 көн буена бер-берсенә кунакка йөриләр. Традиция буенча бүләк итеп  үзләре белән ике мандарин алып баралар.

Чаллы шәһәренең 49нчы “Гөлназ” балалар бакчасына йөрүче нәниләрне дә күрше дәүләт бәйрәме белән таныштылар.  Традиция буенча бүләк ителә торган мандариннар ясадык. Балалар бик шатланып, кызыксынып эшләделәр.

Чаллы шәһәренең  49нчы “Гөлназ” балалар бакчасы тәрбиячеләре Файзрахманова Э. М., Зиганшина А. Н., Фардеева Р. Н.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев