Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кышын кем йокламый?

Чаллы шәһәренең 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Кышын кем йокламый?» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.

Балалар китапханәченең кайсы җәнлек һәм кошларның безнең якларда кышларга калуы, кышка аларның нинди ризыклар әзерләве һәм өннәрен, ояларын ничек җылытуы турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлады. Шулай ук кышын йокыга талучы хайваннарны да искә төшерделәр.

Балалар «Кем кайда яши», «Хайваннарны сана» дигән мавыктыргыч уеннарда катнашты, «Җәнлекне тасвирлама буенча танып бел» викторинасы сорауларына җавап бирде. Очрашу азагында яшь китап сөючеләр хайваннар турындагы матур китап һәм журналларны карап, кышкы суыкларда җимлекләр эләргә, кошларны һәм хайваннарны ашатырга сүз бирделәр.

Ләйсән Хәертдинова, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев