Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кышкы фантазия

Кышын мәктәбебез укучыларын ишегалдына кардан ясалган әкият геройлары каршы ала. Кардан сыннар ясау-безнең, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең, матур традицияләренең берсе.

Быел, күмәк тырышлык белән, ишегалдыбызга балаларның яраткан мультфильмы “Смешарики” геройлары ясалды. Әлеге эштән бер сыйныф та читтә калмый. Беренчедән, бу - бик күңелле шөгыль, икенчедән, сын ясаган һәр сыйныфны Кыш бабайдан бүләк көтә.

Кар явып торган көннәрне мәктәп ишегалдыбыз гөрләп тора: кемдер кар ташый, кемдер йомарлый, кемдер аерым детальләр ясый, шул ук вакытта кемдер су сибеп, сыннарны формалаштыра. Башлангыч сыйныф укучыларына ярдәмгә әти-әниләр дә килә. Татар халкында “Бердәмлектә көч” дигән мәкаль бар. Бергә эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә матур шул: мәктәбебез ишегалды әкият иленә охшап тора.

Салихова Алинә, Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта мәктәбенең 9 нчы А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев