Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кыш бабайга багышлап

Илзирә Вәлиуллинадан яңа ел шигырьләре.

Чыршы

Мәктәпкә чыршы куйдылар

Ямь-яшел матур төсе.

Яннарына якын килсәң

Җәлеп итә хуш исе.

 

Тик, җыештыручы апа

Булган бу дип кечкенә.

Чыршыдан көлеп маташа

Үсмәгән дип һич кенә.

 

Әнием гөл үссен өчен

Өйдә гел сулар сибә.

Су сипмәсәң чәчәк атмый

Тамырлары ди кибә.

 

Мин дә шулай итим әле

Уема каян килде.

Озынаер бәлки, дигәч,

Апа кычкырып көлде.

 

Кар сулары сиптем көн дә

Чыршыга алып кереп.

Әй сөендем, әй шатландым

Матурайганын күреп.

 

Берничә көннән без көткән

Яңа ел җитте, УРРА!

Су сибеп үстергән чыршым

Ут янып, балкып тора.

 

Яңа ел җиткән

Карлар ява бөтерелеп

Урамда ап-ак икән...

Бүген без сагынып көткән

Яңа ел килеп җиткән.

 

Яшел чыршының янына

Бик куп кунак җыелган.

Бар да авыз итә бүген

Кыш Бабайның сыеннан.

 

Куп шигырьләр сөйләнелә

Яңгырый бию көе.

Чыршы яны гөрләп тора

Биредә - кунак өе!

 

Әй Кыш бабай, әй Кар кызы

Яшик шулай гел бергә.

Китмәгез сез безнең яннан

Аерылмыйк без бер дә!

 

Кыш бабай

Кардан ясалган бу бабай

Кышның исемен йөртә.

Ул бик җитез, урамнардан

Чаба гына, җилдертә.

Усал да ул, ачуланса

Чеметеп ала битне.

Бүген әнә, чыкма, диеп,

Куып кертте Җәвитне.

Шаян үзе - тәрәзләргә

Боз рәсем булып каткан.

Үзе әйбәт - агачларга

Җылы юрганын япкан.

Үзе җитез, үзе усал,

Үзе шаян, әйбәт карт.

Яратабыз бабакайны.

Күчтәнәч бирә - юмарт!

 

Тизрәк,кил,Кыш бабай!

Кыш бабай быел да безгә

Күп күчтәнәчләр бирде.

Тик һәр елда әйткән кебек,

Ашыгам шул бик, диде.

 

Ераклардан килгән чакта

Арыгандыр ул, юкса.

Бик күңелле булыр иде

Бездә берәр ай торса.

 

Их, бабакай сагындыра

Бер кичкә генә килеп.

Бер - ике сәгать эчендә

Туймыйбыз аны күреп.

 

Кыш бабайны яратабыз

Үзе яраткан кебек.

Озатканда һәрберебез

Битеннән кала үбеп.

 

Үзе дә,сезнең белән, ди,

Минем бәхетле чагым.

Без аңа куллар болгыйбыз,

Кил, диеп, тизрәк тагын.

 

Кар бабай

Урамда Кыш, тик, нигәдер

Карлар ява, көттереп...

Кар Бабайны ясап куйдык

Беркөн,матур иттереп.

 

Янында фотога төштек –

Истәлек булып калыр.

Ул безгә сәламнәр биреп

Һәркөнне каршы алыр.

 

Ни күрик! Икенче көнгә

Юкка чыккан Кар бабай.

Кәеф төште, аптырадык:

“Була микәнни алай”?!

 

Болай булмас, ди, әнием,

Көннәр бераз суытса.

Кар бабай суык ярата

Эри ул, ди, җылытса...

 

Кыш бабай килде

- Кыш бабай килдеме? дисез,

- Килде яслегә бер көн.

Тик аннан “Кар яудыр” диеп

Сорамады, һич, беркем.

 

Безнең белән бәйрәм итте

Бер сәгать дәвамында.

- Китим, диде, авырганчы,

Эссерәк һава монда...

 

Сорамасак та Кыш бабай

Ак карлар вәгъдә итте.

Һәрберебезгә бүләкләр,

Тәм-том калдырып китте.

 

Көтегез, диде, могҗиза

Яңа елның кичендә -

Яудырырмын бик күп карлар

Шушы атна эчендә...

 

Тиздән...

Тиздән Яңа ел! Кыш бабай

Безне котларга килер.

Барыбыз да, Кыш бабайны

Якыннан күреп белер.

 

Ул өләшер, тәмле-тәмле

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Ә,без,тагын, Кыш бабайга

Җиткерербез теләкләр.

 

“Кар яудырчы”, - дип сорарбыз

Булмый, чөнки, карсыз кыш.

Кыш көнендә ап-ак карсыз

Күңелсезрәк урам, тыш.

 

Таулардан да шуып булмый

Карлар күпләп яумагач.

Тауларга да күңелсездер

Без шуарга бармагач.

 

Сагындык бик Кыш бабайны,

Сагындык ап-ак карны.

Кыш бабайдан ”Кар яудыр” дип

Сораучы, тагын, бармы?

 

Яңа ел!

Бәйрәм көн булганга бүген

Бәйрәмчәрәк киендек.

Яңа ел килеп җиткәнгә

Барыбыз да сөендек.

 

Куш

Яңа ел җитте,Яңа ел -

Бәйрәм итә барыбыз.

Яңа елның бу кичендә

Күңел ачып калыгыз!

 

Кыш бабай белән Кар кызы

Бәйрәмебез кунагы.

Кунак булып күп җәнлекләр,

Хайваннар килгән тагы!

 

Яшел чыршы шундый матур

Карап туеп булмыйдыр.

Бөтенебез җырлый,бии

Беркем дә тик тормыйдыр.

 

Бәйрәмдә

Чыршы, чыршы, чыршыкай

Бигерәк матур төсең!

Рәхмәт, сиңа, барыбызны

Яныңа җыйган өчен.

 

Бөтенебез дә килдек

Уйнадык бүген, көлдек.

Яңа ел дигән бәйрәмнең

Рәхәт икәнен белдек.

 

Күрдек бүген Кар кызын

Чәчләре матур, озыыын!

Кыш бабай күчтәнәч бирде

Сыйлан, дип, «улым», «кызым».

 

Яңа ел җыры

Яңа елның бәйрәменә

Бергәләшеп киләбез.

Кыш бабай белән Кар кызын

Якыннан ук күрәбез.

Куш:

Бу бәйрәмнең һәр минуты

Бәхетле итә.

Бүләкләр алып килүче

Яңа ел җитә.

 

Яңа Елда күп була ул

Күчтәнәчләр,бүләкләр.

Яңа Елда күп әйтелә

Җылы сүзләр, теләкләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев