Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кыш бабай шатлык өләшә!

Безнең «Көмеш кыңгырау»да күркәм традиция яшәп килә.

 Яңа ел алдыннан гына була торган тылсымлы, сихри көннәрдә без «Кыш бабай шатлык өләшә» акциясе белән берничә инвалид баланың өйләренә барып, аларны бәйрәм белән тәбриклибез, бүләкләр өләшәбез. Быел Кыш бабаебыз Радик, Тимурхан һәм Настяны сөендерде. Безне бу игелекле акцияне оештырырга ярдәм итүчеләргә – Чаллы Үзәк китапханәсе хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллинага һәм 52нче мәктәп коллективына ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. 

Балаларның  йөзләрендә  ихлас  елмаю, сөенеч  күрү игелекле гамәлләрнең  кирәклеген тагын бер кат искәртә кебек. Бер-беребезгә  карата бәйрәмнәрдә генә  түгел, көн дә игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев