Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Кырлай» әдәби чәйханәсе

Тукай районы Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле әдәби чара узды.

Биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр «Кырлай» әдәби чәйханә”сендә кунакта булдылар.

Китап – ул җан азыгы диләр. Шуңа күрә китапханә дә ашханә формасында әзерләнгән иде. Биредә кунаклар кабымлык, коктейль, кайнар аш белән “сыйландылар”.

Кабымлык - газета-журналлардан Габдулла Тукай турында язмалар укылды, коктейльләр - Тукай абый мәсәлләре, аның бишек җырына “Ак чәчәк” балалар бакчасы кызлары курчаклар белән биеделәр.

Кайнар ашка "Урман бәлеше" тәкъдим ителде – Теләнче Тамак авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Алтын битлек" балалар театры төркеме "Тукай әкиятләре" постановкасын күрсәттеләр. Бәлештән соң, әлбәттә, чәй чыгарылды - ясалма чынаякларга Тукай аганың "Китап" шигыре язылган иде. Шул шигырьне укучылар марафон формасында укыдылар.

Габдулла Тукай әсәрләрен бу чәйханәдә “авыз итү” бик тәмле һәм файдалы булды. Аның тәме бала чактан бик затлы җан азыгы булып гомерлеккә истә калсын.


Теләнче Тамак авыл китапханәсеннән Рамилә Сәгъдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдулла тукай