Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кырда пилмән пешердек

Саф һавада рәхәтләнеп чана шудык, казанда пилмән пешереп ашадык, самавыр чәе эчтек дип яза безгә Күгәрчен авылыннан Данияр.

Календарьда март ае булса да, тышта һаман салкын. Кышын да мондый суыклар бик аз булды. Әмма кар бик күп яуды, шуңа күрә табигатькә дә чыгып булмады. Һава торышының салкын торуы безгә уңайлык тудырды. Без шуннан файдаланып калырга булдык. Дәресләрдән соң җыелып киңәшләштек тә, икенче көнне тауга чана шуарга барырга булдык. Кемнең нәрсә аласын бүлештек. Казан алып килеп, кырда пилмән пешерергә булдык.

Без чаналарыбызны алып, сыйныф җитәкчебез белән юлга чыктык. Алда иркен кыр җәелеп ята. Күктә кояш елмая. Кәефләр шәп! Уйнаша-көлешә тауга да килеп җиттек. Җайлы урын табып, учак яктык, казанны элеп куйдык. Учак бик әйбәт янып китте. Малайлар, чиратлашып, учакка утынны өстәп тордылар. Казанда су кайнагач, пилмән салып җибәрдек. Учак янында Камиләне калдырып, тау шуарга тотындык.

И-ии, аның күңеллелеге! Тирә-якка шат авазлар, шау-шу, чаналарның каты кардан выжылдаган тавышлары ишетелеп, яңгырап тора. Күп вакыт та үтмәде, безне сыйныф җитәкчебез ашарга эндәште. Без, атыла-бәрелә, чаналарыбызны ташлап, тәлинкәләрне кулга алып, казан янына тезелешеп бастык. Саф һавада тамак тиз ача шул. Бик тиз генә тәлинкәләребезне ялтыратып куйдык та, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, яңадан чана шуарга ашыктык. Камилә безне фотога төшереп торды.

Самовар да кайнарга өлгерде. Походта иң тәмле чәй – самоварда кайнаган чәй. Төрле үләннәрдән ясалган чәйнең хуш исе борыннарыбызны кытыклый. Авызларыбызны пешерә-пешерә, алып килгән конфет-печеньеләр белән чәй дә эчтек.

– Ашау-ашау белән, тау шуарга вакыт калдырыйк инде, дуслар, - дип кычкырды Рәнис.

Шуа-шуа кайтыр вакыт җиткәнен дә сизми калдык. Вакытыбыз бик күңелле һәм файдалы узды. Бу матур урынга тагын килергә дип, матур хыяллар белән кайтып киттек. Безгә шундый кызыклы сәяхәт оештырганы өчен сыйныф җитәкчесе Илсөяр Тәлгать кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Фәһимов Данияр, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев