Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кыңгыраулар чыңы күңелдә

Инде менә мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар тавышы тынып калды. Кичәге егет-кызларыбызның күз карашлары уйчанланып, җитдиләнеп калды кебек. Әйе, аның сәбәбе дә бар шул: мәктәпләребездә имтиханнар чоры башланды, яңа тормышны башлауга беренче баскыч булып тора ул.

Яңа тормышка кереп китәргә инде күпмедер чыныккан балаларыбыз әти-әнисеннән тәрбия-үрнәк, укытучылардан белем алган. Аларга зур уңышлар телисе килә, киләчәктә дә тормыш юлында имтиханнар күп булыр. Сәламәт акыл белән, кешелек йөзен югалтмыйча, әти-әнисенең горурлыгы булып, гомер юлыннан нык адымнар белән атлап барсыннар иде. Матур киләчәкләрен мәктәп елларындагы истәлекле мизгелләре, маяк булып яктыртып, куңелләренә, йөрәкләренә көч биреп торыр дигән теләктә каласы килә.

Гүзәл Госманова, Чаллы шәһәре  үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев