Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көтеп алган “Нәүрәз” бәйрәмендә рәхәтләнеп күңел ачтык

Кояшлы көннәре белән Ямьле яз килеп житте. Яз безгә матур бәйрәм - “Нәүрүз” бүләк итте.    

Нәүрүз – төрки халыкларның кышны  озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз»  сүзе фарсы теленнән алынган. Ул  «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Ул язны каршылап, язгы кыр эшләре  алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Нәүрүзне төрле төрки халыклары зурлап  бәйрәм итә. Безнең авылыбыз - Биектау районы Мүлмә авылында да  ел саен  “Нәүрүз” бәйрәме үткәрәбез.  Бәйрәм Мәдәният йорты алдындагы мәйданда уза. Бәйрәм турындагы белдерү берничә көн алдан куела. Мәктәптә укыган укучылар төрле-төрле ярмалар җыялар.  Бәйрәм буласы урын кыш, яз күренешләре, чәчәкләр белән бизәлә.
Бәйрәм көнне иртәдән үк музыка уйнады. Кояш та ул көнне, болытлар арасыннан чыгып, килгән кунакларның күңелен сөендерде. Элек-электән килгән кышны озату, язны каршы алу бәйрәме җыр, бию, театраль күренешләр белән үрелеп барды.
Балалар язгы табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар, яз турында җырлар да башкардылар. Бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә, дөньяларыбыз, илләребезгә тынычлык теләп, яз бәйрәме белән котлады.
Нәүрүзне бәйрәм итәргә дип күрше авыллардан да килгәннәр. Бу көнне барысы – олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы ашап, чәй белән сыйландык. Ә ул көнне, чәе дә хуш исле,  боткасы да аеруча тәмле була бит аның. Авыл халкына  бәйрәм ясап, бу чараны  оештырган авылыбыз мәдәният йорты һәм китапханәсе эшчеләренә,  мәктәбебез укытучыларына зур рәхмәтебезне җитештерәсебез килә.


Ахунҗанова Айзилә, Биектау районы Мүлмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев