Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Арча районы Мөндеш авылында Китап йорты ачылды

Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында Китап йорты ачылды.

2021 ел - Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп кабул ителде. Шул уңайдан Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында инде күп кенә чаралар уздырылды, планлаштырылганнары да әле бихисап.

Шушы көннәрдә генә бакчабызда Китап йорты төзелде. Әлеге Китап йортының төп максаты – балаларыбызны балалар әдәбияты, әкиятләре шигырьләре белән якыннан таныштыру һәм китапны ярату хисе уяту.

Әлеге Китап йортында балалар өчен махсус чыгып килүче “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналлары, “Көмеш кыңгырау” газетасы, балалар китаплары урын алачак. Бездә тәрбияләнүче балалар әниләре белән теләсә кайсы вакытта әлеге Китап йортыннан китап алып, өйләренә алып кайтып рәхәтләнеп укый алачак. Китап йортын төзүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Югары Мәтәскә авылы егете Азамат Җиһангировның әни-әтисенә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Айгөл Җәләлиева, “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе: «Әлеге Китап йортын төзү турында күптән хыялланган идек. Хәер, без авылыбызның китапханәсе белән дә тыгыз элемтәдә яшибез. Балаларыбыз белән һәрдаим китапханәгә экскурсиягә керәбез, яңа китаплар белән танышып торабыз. Ә хәзер инде үзебездә дә мондый мөмкинлек туды. Шушы көннәрдә генә дә инде күпме бала Китап йортыннан журналлар сорап алып, өйләренә алып кайтып укыдылар. Кире алып килгәч, укыган китаплары турында әңгәмә корабыз. Балалар бик кызыксынып, рәхәтләнеп укыйлар. Алга таба Китап йортын тагын да тулыландыру, яңа китаплар белән баету - безнең төп максатыбыз».

 


“Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы ??