Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кошларга ярдәм итик

Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез.

Кыш көне көннәр салкын. Еш кына буран була, салкын җил исә. Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез.
Без, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән, әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларга һәр көн саен җимнәр сибәбез, кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз.
Аннары “Кошлар ашханәсе” дигән бәйге үткәрдек. Бәйгедә балалар әти-әниләре белән катнашты. Бу бәйгенең төп максаты – балаларның кошлар турында белемнәрен баету, балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү.                                     

Шәмсетдинова А.Ш., Хаҗиева Р.А., Җәлил бистәсенең 5 санлы “Әкият”балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев