Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Корреспондент булдык 

«Быел классыбызга «Көмеш кыңгырау» газетасын алдыра башладык бит», дип сөенечләре белән уртаклаша Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 3Б сыйныфы укучысы Ландыш Авзалова.

Язгы каникуллардан соң тагын гимазиябезгә җыелдык. Кем нәрсә белгән, кая барган, нишләгән, нәрсә күргән-барысы турында сөйлисе килә.

Каникул вакытында «Көмеш кыңгырау»ның яңа саны да килгән. Быел классыбызга «Көмеш кыңгырау» газетасын алдыра башладык бит. Дәресләрдән соң өч төркемгә бүленеп, газетадагы мәгълүматлар белән танышып чыктык, мәкаләләре буенча фикер алыштык.

Газета рухландырганмы соң, озак та үтмәде кайбер укучылар үзләре мәкалә язып та килгәннәр. Камил белән Сәид, каникул алдыннан гына үткәрелгән, «Нәүруз» бәйрәме, Айсинә «Сәяхәтче» мобиль Планетарийда күргәннәре турында хәбәр әзерләгән. Гадел «Лачын» хоккей командасы белән Казан буйлап сәяхәте, Лимар исә сеңлесе Илзиянең уңышлары белән уртаклашты. Аделина тузганакның файдасы, Гөлшат – күршесендәге Нәҗибә әби, Әхмәт – дүртаяклы дусты Джек турында сөйләде.

Ландыш Авзалова, Актаныш районы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 3Б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев