Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көннәр заяга узмасын

Илсаф кышкы каникулын ничек үткәрүен яза безгә. Ә сез ничек үткәрдегез?

                                 Көннәр заяга узмасын

Менә кышның да яртысы үтеп китте. Әмма табигать үзенең ак карлары белән бик аз сөендерә. 

Кыш үзенең яңа ел бәйрәмнәре һәм каникулы белән истә кала.

 Мин каникулда район башлыгы үткәргән Яңа ел чыршысына  бардым.Мине анда спортта ирешкән уңышларым өчен чакырдылар. Мин татарча көрәш белән шөгыльләнәм.   Анда безгә яңа ел пакеты тараттылар һәм театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Миңа бу тамаша бик ошады. Мәктәптә дә чыршы бәйрәме булды. Анда һәр сыйныф  чыгыш ясады.

Яңа елны мин әти-әнием белән каршыладым. Әни матур итеп табын әзерләде. Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды. Каникулда әти белән әнигә булыштым. Абый белән бергәләп кызыклы кинолар карадым. Дусларым белән бергә чанада һәм тимераякта шудым. Мин шулай ук төрле китаплар да укыдым һәм дәресләр турында   да онытмадым. Кышкы каникул бик тиз узып китте. Мин аны бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрдем.

Инде менә өченче озын чирекнең дә көннәрен киметәбез. Вакыт бик тиз үтә кебек. Ничек булса да,  көннәребез заяга узмасын.

Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Закиров Илсаф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев