Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш кыңгырау», рәхмәт!

Бездә бик кызыклы очрашу булды бит әле. Мәктәбебезгә «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясендә эшләүче апалар кунакка килде.

Без бу очрашуны түземсезлек белән көткән идек. Кунакларбыз «Көмеш кыңгырау» газетасы тарихы, аның ничек чыгуы турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Хәзер инде үзебез дә интервью алу серләренә төшендек кебек. Иншалар язганда нәрсәләргә игътибар итәргә икәнлеген дә белдек.

«Көмеш кыңгырау»  - бик кызыклы газета. Без аның һәр рубрикасы белән танышып чыктык. Газетага язучы даими хәбәрчеләр барлыгы турында да белдек. Үзебез дә язарга кызыгып куйдык.

Кунакларыбызга матур шигырьләребезне, җырларыбызны да  бүләк иттек. Латифа Акрамова «Туган тел», Самира Кәлимуллина «Туган телем» шигырен сәнгатьле итеп башкардылар. Ә мәктәбебезнең иң актив малайларының берсе – Данил Гаянов Муса Җәлилнең «Уен» шигырен сөйләде.

Чарада Әмирхан Йосыпов та чыгыш ясарга тиеш иде. Ул бик матур җырлый. Килеп җитә алмас дип борчылган идек инде. «Көмеш кыңгырау» дан кунакка килсеннәр дә, җитешмәсен, ди. Матур костюмнарын киеп «очып» кына килеп тә җитте. Ай матур җырлады безнең Әмирхан, кунак апаларыбыз бик ошатты. Менә шундый очрашу булды бу. Рәхмәт сиңа «Көмеш кыңгырау»!

Ләйсән Йосыпова, Чаллы шәһәре, 42нче мәктәп, 5А сыйныфы.


42нче мәктәптәге очрашу турында тулырак укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев