Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш Кыңгырау» – икенче гаилә!

6нчы апрель көнне яраткан газетабыз безне, хәбәрчеләрне, Чаллы шәһәренә кунакка чакырды! Матур күрешүнең сәбәбе – Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру!

Күңелле чара Чаллының 54 нче гимназиясендә үтте. Кунаклар арасында яраткан язучыларыбызның берсе - Алмаз Гыймадиев һәм журналистлардан – Рәмис Латыйпов та булдылар. 
Күрешү, чыннан да, күңелле һәм җылы итеп узды. Актив хәбәрчеләр бүләкләргә һәм аларның арасында дүртесе премиягә лаек булдылар. Премия алучыларның берсе – мин дә булдым. 
Минем башлангыч иҗатымда таяныч булган, юк күрсәткән,  ярдәм иткән һәм шундый зур игътибар биргән өчен чын күңелемнән ихлас рәхмәтемне әйтәсем килә.
Беренчедән, сезнең арагызда булуыма мин бик шатмын. Таныш йөзләр белән күрешү, аларның җылы мөнәсәбәтләре күңелгә якты нурлар сибә. «Көмеш Кыңыграу»да мин инде өченче ел. Алар миңа икенче гаилә кебек кадерле. Лилия, Ризидә, Ләйлә апалар миңа бик якын булдылар. Барчагызга да бик зур рәхмәт! Аерым рәхмәтемне татар теле һәм әдәбият укытучысы Айсылу Фәнис кызына белдерәсем килә. Нәкъ Айсылу апам мине газета белән таныштырды. Шулай итеп хәзер без «Көмеш Кыңгырау» белән якын дуслар!
Сирәк күрешсәк тә, барысы да, чыннан да, күңелгә якын кешеләр сыман сизелә. Шуның өчен тагын бер тапкыр курыкмыйча әйтә алам: «Көмеш Кыңгырау» – икенче гаилә!

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев