Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Көмеш кыңгырау – безнең белән!”

“Көмеш кыңгырау”ны без бик яратабыз.

Безнең китапханәбездә “Көмеш кыңгырау” газетасы бик яратып укыла торган матбугат басмаларының берсе. Балаларның җәйге ялында “Көмеш кыңгырау” көне үткәрү бездә матур традициягә әйләнде.

“Көмеш кыңгырау” газетасының популярлыгын тагын да арттыру максатында Ак-Чишмә авылы китапханәсе кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Көмеш кыңгырау – безнең белән!” исемле матбугат сәгате уздырды.

Китапханәче “Көмеш кыңгырау” газетасының соңгы номерларына күзәтү ясады.

2019 ел - Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан “Яшь профессионаллар яисә WorldSkills” исемле мәкаләне укып, Казанда узган VII Милли чемпионатта Татарстан җыелма командасы беренче урынны яулавы белән горурландык. Катнашучыларга кечкенәдән хезмәтне ярату киләчәктә эшче һөнәрләр сайларга ярдәм итәчәген төшендердек. Казанда 22-27 августта “Казан Арена”да “WorldSkilsKazan2019” дөнья чемпионаты узачак, Татарстанлылар Россиянең җыелма командасына керәчәк дип куандык.

Балалар газета битләреннән үзләренә ошаган язмаларны кычкырып укыдылар.

Мөхәмәтдинова Халидә, Арча районы Ак-Чишмә авылы китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев