Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күк йөзе - үзе бер могҗиза

Язның бит анын беренче чебене дә матур!

Матур гына кышлар үтте,
Бирде ул язга үз урынын!
Озак кына көрәшкәннән соң
Яз дөньяга колач җәйде.​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

Яз.... Яз исе килә. Каядыр еракта күкләрдә кыр казлары тавышлары ишетелә. Кыйгак-кыйгак.... Гүя алар" без кайтты-ы-ык" дияләр.

Кыр казларын ишетеп, сыерчыклар үз җырлары белән эләктереп алалар. Алар да бит ерак илләрне гизеп, арып-талып туган якларына кайтып, үз ояларына җан өрәләр. Кар астыннан беренче чәчәкләр, умырзаялар, шытып​ баш төртә...

Нинди матурлык, нинди хозурлык! Елгаларда бозлар китә. Ничек кызык бит аны карап торулары! Үзенә күрә күңелгә бер рәхәтлек бирә. Басу-кырлардан гөрселдәп аккан ташулар... Аның тавышын бернинди сүз белән дә җиткереп булмый. Ул үзе куркыныч та,шул ук вакытта күз явын алырлык матур да. Шул ташуларга карап, үткән гомереңне күзаллыйсың да, шул сулар белән агызып җибәрәсең күк.
Ә күк йөзе - үзе бер могҗиза. Сезнең язгы күк йөзен күзәткәнегез бармы? Ул бит ниндидер бер сихри могҗиза. Андый күк йөзен сез башка бер ел фасылында да күрмәячәксез, чөнки мондый матурлык табигать уянганда гына була ала!

Ээээх, күрә белсәк иде без бу матурлыкны! Юк шул, юк, күрмибез дә, ишетмибез дә, дөнья куабыз. Күрмибез без беренче яфракны да, беренче чәчәкне дә, беренче чебенне дә. Әйе, әйе, язның бит анын беренче чебене дә матур! Уяныйк дуслар, табигатьнең, язның матурлыгына сокланыйк, күкрәк тутырып чиста, саф һавалар сулыйк, тагын язлар килде диеп сөеник!​


"Катнаш төрдәге Норма"Тургай" балалар бакчасы физик-культура буенча инструктор Закирова Г.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев