Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әкият-театр музее - тылсымлы дөнья

Казан кызы Сөмбел бик матур урында булып кайткан. Сезне дә чакырам, ди.

Безнең Казаныбызда ял итәр өчен бик күп урыннар бар. Шуларның берсе - әкият-театр музее. Бу музейга килеп керүгә үзеңне бер тылсымлы илдә дип хис итәсең. Төрле әкият геройлары, матур-матур рәсемнәр белән бизәлгән стеналар искиткеч. Монда эшләүче кызлар елмаеп каршы алалар да сине әкият дөньясына алып кереп китәләр. Нинди генә әкиятләр юк! Ә әкиятләрне татар, рус, инглиз телләрендә тыңларга мөмкин. 

"Көмеш кыңгырау" гәҗитен укучы дусларым! Казанга кунакка килсәгез, әкият-театр музеен күрми калмагыз, үзегез өчен онытылмаслык истәлек алып китәрсез. Монда шулай ук балалар өчен төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеге, ә әти-әниләр өчен ял итеп, сөйләшеп утырыр өчен кафесы да бар.

Гобәева Сөмбел Данияр кызы, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев