Көмеш кыңгырау

«Әкият» балалар бакчасында «Җәй О'КЕЙ» бәйрәме узды

Сарман районы Җәлил бистәсенең 5нче «Әкият» балалар бакчасында «Җәй О'КЕЙ» бәйрәмен оештырдылар.

Җәй көне саф һавада спорт-музыка бәйрәмнәре – балалар бакчасында чыныгу һәм күңел ачу өчен менә дигән ысул.
Сарман районы Җәлил бистәсенең 5нче «Әкият» балалар бакчасында «Җәй О'КЕЙ» бәйрәме узды. Актив уеннар тыныч уеннар белән чиратлашып барды. Туп белән традицион уеннар, спорт мини-ярышлары һәм эстафеталар, әкият персонажлары белән әйлән-бәйлән уеннары нәниләргә һәрвакыт ошый. Уртак иҗат һәрвакыт балаларны якынайта һәм аларның эчке потенциалын ача.

Бәйрәмне оештыручылар – 

Музыкаль җитәкче: Филиппова Ирина Петровна,
Тәрбияче: Зәйнуллина Гөлчәчәк Шакирҗан Кызы,
Татар теле укытучысы: Төхбәтуллина Роза Марат кызы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: