Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китапханә ишек арты

Менә мин — китапханәче!!! Китапханә ишеген ачуга, мине анда кызык, мавыктыргыч дөнья көтә иде.

Элек мин китапханә эшен китап биру һәм алудан гына гыйбрәт дип уйлый идем. Язмыш җилләре мине Чаллы шәһәренең 5 филиалына китерде. Менә мин — китапханәче!!! Китапханә ишеген ачуга, мине анда кызык, мавыктыргыч дөнья көтә иде.

Беренчедән, мондагы хезмәткәрләр аеруча ачык йөзле. Һәр укучыга чын күңелдән сөенәләр, һәрберсе белән дус-тату мөгаләмәдә. Елмаеп каршы алалар, елмаеп озаталар.
Ачык йөзле булу яхшы күренеш, тик язасы килгән сүзем башка мәсьәләгә барып тоташа.

Мондагы чаралар!!! Искиткеч мавыктыргыч, югары дәрәҗәдә һәм кызык. Әле 10 көн чамасы гына эшләү дәверендә «Стоп-сквернословия!», «Золотое кольцо России», «Чайная церемония», «Книжный лабиринт» дигән чаралар үткәрелде. Килгән укучылар, студентлар таң калып тыңлыйлар, актив катнашалар, хәтта кайберләрендә чәй, тәм-том белән сыйланалар. Күренеп тора, аларны бу чаралар җәлеп итә, димәк балалар, яшьләр белән эшләнгән эш бүгенге көн өчен бик мөһим.

5нче филиал хезмәткәрләренең осталыгына, тырышлыгына чиксез сокланам. Күңелдә тизрәк миңа да шушындый югары дәрәҗәдәге, мавыктыргыч чаралар үткәрергә иде дигән теләк туа. Хөрмәтле укучылар, ә мин сезне 5нче филиал китапханәсендә көтеп калам.

Чаллы, 5 нче филиал китапханәсе, Хөснуллина Эльвира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев