Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Китаплы балачак илендә»: Алмаз Гыймадиев белән очрашу

Алмаз Гыймадиев - бик мөлаем, энергияле, яхшы күңелле һәм ярдәмчел кеше, ул үз укучыларын ярата.  

Белгәнебезчә, теләсә кайсы китап язучыдан башлана. Аның уй-хыяллары, хис-кичерешләре безне моңаерга, шатланырга, фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итә. Ә инде язучының шәхсән үзе белән очрашырга, үз уйларын һәм хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышырга мөмкинлек булу безнең өчен бер бәйрәм. 
13нче апрель көнне Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен шундый бер кызыклы кеше, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур, А.Алиш, Ш.Галиев исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев белән танышырга һәм аралашырга мөмкинлек тудырылды. Очрашу гаҗәеп җылы аралашу рухында узды.

Чара кунаклары Алмаз Гыймадиевның үз иҗаты турында сөйләвен зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады, сораулар яудырды. Укучыларыбызны авторның кайда тууы һәм укуы, яраткан авторы һәм китабы, яраткан шөгыле, беренче китабының басылып чыгу тарихы, шигырь язып караганмы икәне, ялларын кайда уздыруы, әсәрләрендәге геройларының протиплары, сюжетның ничек тууы һәм китапны язуга күпме вакыт китүе, кулдан язамы яки компьютерда басамы икәне - барысы да кызыксындырды. Ә әдәбиятчылар исә үз иҗат җимешләрен бастырып чыгару өчен кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сорашты. 
Алмаз Гыймадиев - бик мөлаем, энергияле, яхшы күңелле һәм ярдәмчел кеше, ул үз укучыларын ярата.  
Зал тутырып җыелган әдәбият сөючеләр әлеге матур очрашу өчен язучыга рәхмәт белдерде, аның китапларының бик җиңел бер тында укылуын, өмет уятуын, дәртләндерүен һәм хыялланырга, ышанычны югалтмаска ярдәм итүен билгеләп үтте. Кунагыбыз, үз чиратында, китапханәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Г.Әхмәтшина, Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев